Иң түбән төзелешлеләр, аларның хәрәкәтләнү органнары булып җепселләр (камчылар) хезмәт итә, саны бер яки берничәдән алып (гәүдәнең алгы полюсыннан башлангыч алалар) берничә меңгә кадәр (бөтен гәүдәне каплыйлар) була ала.

Күп кенә камчылылар колонияләр (вольвокс) хасил итә.

Иң түбән төзелешлеләр таксономиясе турында Халыкара комитет (1980) системасы буенча камчылылар Sarcomastigophora тибының астибы булып тора һәм 2 класска бүленә: үсемлек камчылылар (Phytomastigina) һәм хайван камчылылар (Zoomastigina). Беренчеләре — автотрофларны (фотосинтез юлы белән углеродны үзләштерә) һәм миксотрофларны (матдәләр алмашының катнаш тибына ия), икенчеләре гетеротрофлар (әзер органик матдәләрне куллана), шулай итеп паразит формаларны берләштерә.

Камчылылар шулкадәрле төрле: тикшерүчеләр бер күзәнәкле организмнар (протистлар) системасын гына түгел, ә, гомум алганда, эукариотларны да яңадан карарга мәҗбүр булалар. Яңа систематик төзелеш буенча камчылыларны берничә типка бүләләр. Камчылыларның гомуми саны — 7 меңнән артык төр, шулай итеп 5 меңнән артыгы — ирекле яшәүчеләр.

ТРда камчылылар аз өйрәнелгән, берничә йөзгә кадәр ирекле яшәүчеләр, симбиотик һәм паразит төрләре билгеле.

Бер күзәнәкле ирекле яшәүче формалар арасында камчылылар иң ваклары булып торалар. Зурлыгы 3 тән 300 мкм кадәр, уртача 50 мкм тәшкил итә. Гәүдә формасы шарсыманнан орчыксыманга кадәр.

Хәзерге камчылыларның күбесендә 2 шәр камчы бар. Ихтимал, борынгы мастигофоралар ике камчылы булган (казылма планктон камчылылары билгеле), күп һәм бер камчылылар икенчел булып барлыкка килгән.

Төрле камчыларның эшләү механизмы төрлечә, әмма, нигездә, винтсыман хәрәкәт ясала; иң түбән төзелешлеләр әйләнә-тирә мохиттә борылып йөргән шикелле.

Кагыйдә буларак, күзәнәкнең төше бер. Сирәк кенә ике төшле (лямблияләр) һәм күп төшле (опалиннар) формалар очрый. Хлорофиллы хроматофорларга ия камчылыларның автотроф формаларында фотосинтез өчен уңай яктылык зонасын сайларга мөмкинлек бирүче кызыл яки кызыл-сары төстәге күз таплары бар. Осмокөйләүче функцияне кыскару вакуольләре үти, алар исә диңгез һәм паразит формаларда юк. Үрчүе, гадәттә, җенессез (буенча икегә бүленә). Төгәлләнмәгән җенессез үрчү вакытында колонияләр барлыкка килә. Гаметалар копуляциясе (изогамия, гетерогамия) тибы буенча җенси үрчү билгеле. Ирекле яшәүче камчылылар, башлыча, төче сулыкларда киң таралган һәм табигатьтә матдәләрнең өзлексез әйләнешендә мөһим роль уйный.

ТРда камчылылар су катламнарында һәм сулык төпләрендә (хризомонадиналар, перидинияләр, евгленачалар, бодонидлар), чистарту корылмалары аэротенкларының актив ләмендә, грунт суларында, туфракта яши, әйләнә-тирә мохитнең пычрану дәрәҗәсен күрсәтүче биология индикаторлар булып тора.

Гипермастигиннардан булган камчылыларның күбесе күшәүче партояклыларның ашказаны картасында, аларга зыян китермичә, әмма үзенә файда алып (комменсализм) яши.

Камчылыларның әлеге группадагы төрләре үзагач белән тукланучы бөҗәкләрнең эчәклегенә урнаша һәм целлюлозаны тарката (симбиоз).

Күп кенә камчылылар умырткасыз һәм умырткалы хайваннарның, кешеләрнең паразитлары (трихомонадалар — сидек-җенес органнары системасында, контакт юлы белән күчә; лямблияләр — нечкә эчәктә һәм үт юлында, цисталар ярдәмендә тарала) булып тора.

ТР чикләрендә лейшманияләр (тирене һәм эчке органнарны зарарлый. Кавказ арты һәм Урта Азиядә очрый) һәм трипаносомалар (канда, лимфа һәм арка мие сыекчасында паразитлык итәләр, нигездә, тропикларда очрый) куркынычы бар, алар кан суыручы парканатлы