Гәүдәсе 2-40 (ешрак 7-15) мм озынлыкта, озынча түгәрәк, нык калын тышчалы. Башы өстән яссы яки азмы-күпме кабарынкы калкан рәвешендә (исеме шуннан), түшенең өчтән бер өлешен яки тулысынча каплый. Күпчелеге үсемлек белән тукланучы, бары тик Asopinae ассемьялыгы вәкилләре генә ерткычлар. (Америка кандаласы Perilus үз төбәгендә колорадо коңгызын юк итә; әлеге корткыч белән биологик көрәш максатларында Европада бу кандаланы климатлаштыру эшләре үткәрелә.) Гадәттә, олы затлар, сирәк кенә личинкалары яки йомыркалары кышлый.

Дөньяда калканлы кандалаларның 4 меңгә якын төре билгеле, киң таралган; Россиядә 300 дән артык, Татарстан территориясендә 30 га якын төр билгеләнгән. Әвернә чәчәклеләр яки бакча эвридема (Eurydema) ыругы кандалалары (гәүдәсе чуар һәм шактый үзгәрүчән рәсемле) яшелчә культураларын нык зарарлый. Кәбестә кандаласы (Eu. ventralis) һәм рапс кандаласы (Eu. oleracea) яхшы билгеле. Кыяклы культураларга очлы башлы элиа (Aelia acuminata) зур зыян китерә.

Санап кителгән корткычлардан тыш, җиләк кандаласы (Dolycoris baccarum), Италия калканлы кандаласы (Graphosoma lineatum), яшел калканлы кандала (Palomena prasina) иң гадәтиләре булып тора.