- РУС
- ТАТ
Гәүдәләре яссы, овал. 2,5 меңгә якын төре билгеле, Россиядә 300 гә якын төре бар.
Татарстан территориясендә яшәүче төрләрнең төгәл саны билгесез. Бу йөзгәләкләрнең аз өйрәнелүе һәм төрләрен ачыклау авыр булу белән аңлатыла. Агымсыз, үләннәр белән капланган сулыкларда яши.
Аеруча зурлары (3-4 см га кадәр): каймалы йөзгәләк (Dytiscus marginalis) һәм киң йөзгәләк (D. latissimus), беренчеләренең аркасы коңгырт-кара, икенчеләренең – куе яшел төстә, күкрәк калканын һәм канат өслекләрен саргылт тар кайма уратып алган. Зур йөзгәләкләр арткы пар аяклары ярдәмендә йөзәләр, юкарган тәпиләрендә озын кыллар бар. Вак йөзгәләкләр су төбе һәм үсемлекләре буйлап үрмәлиләр. Атмосфера һавасын сулыйлар. Йомыркалардан үрчиләр, ана затлар аларны су үсемлекләренә яки сулык ярлары буена сала. Суда һәм коры җирдә кышлыйлар. Личинкалары тышкы төзелеше буенча төрле, яннарында һәм корсагында трахеялы саңаклары бар. Личинкаларның ураксыман казналыгы буенча сыек азыкны суыру өчен җайлашкан канал уза. Йөзгәләкләр суда яшәүче организмнар, күбесенчә бөҗәкләр белән, шулай ук моллюсклар, чукмарбаш һәм вак балыклар белән туклана.
Балык маймычларын ашап, йөзгәләкләр балык хуҗалыгына зыян китерәләр.
Киң йөзгәләк ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.