Көнбатыш Европадан Кытайга кадәр таралган, Америка һәм Австралиягә китерелгән. Россиянең Көньяк Европа өлешендә, Себердә (Ерак Көнчыгышка кадәр) күренә.

Татарстан территориясендә сирәк очрый. Гәүдәсенең озынлыгы 5-7 мм, яссы, тышкы билгесе буенча үрмәкүчне хәтерләтә, төкчәләр белән капланган; борыны озын, нечкә, күзләре кечкенә; күкрәгенең арты шактый тар; бызылдавыклары юк; арткы очы батынкы, корсагы киңәйгән; төсе көрән, аскы ягы аксыл. Сарыкларда, сирәк кенә кәҗәләрдә паразитлык итә. Чебен салган личинка озынча, ак, озынлыгы 4 мм га якын; хайванның йонына беркетелә, шунда курчаклана. Елга 6-10 буын бирә.

Сарыкларның канын суыра торган олы чебеннәре зыян китерә; сарыклар алар тешләп кычыттырган урыннарын еш кашыганлыктан, йоннары бозыла.

Аеруча яшь бәрәннәр зыян күрә, үләргә дә мөмкиннәр.

Йонкояр кан паразитын (Tripanosoma melophagyum) күчерергә мөмкин.