- РУС
- ТАТ
Европа, Азия һәм Төньяк Американың яфраклы һәм катнаш урманнарында яши. ТР территориясендә оялаучы һәм даими кышламаучы төр. Оя кору чорында Кама аръягында – гадәти, Кама алдында сирәк кош. Күбесенчә яфраклы урманнарда, бакча һәм паркларда оялый.
Гәүдәсенең озынлыгы 16-19 см, авырлыгы 50-70 г. Томшыгы юан, зур (исеме шуннан), каты җимеш орлыкларын һәм төшләрен җиңел ватып ашый. Койрыгы кыска. Ата кош алсу-җирән төстә, канатлары, койрыгы һәм томшык төбендәге табы кара төстә. Ана кош соры төстә. Оясын агачларда ясый. Кара тимгелле зәңгәрсу төстәге 4-6 йомырка сала. Агач, куак орлыклары һәм җимешләре, шулай ук бөҗәкләр, бигрәк тә коңгыз һәм аларның личинкалары белән туклана.
Чия бакчаларына зыян салырга мөмкин.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.