Гусеницалары, башлыча, үсемлек җимешләрендә үсә.

50 гә якын төре билгеле, аларның күбесе культуралы үсемлек корткычлары.

Канатлары киң (киңлеге озынлыгының яртысын тәшкил итә), җәеме 8-20 мм.

Татарстан территориясендә – алмагач җимешашарлар (Laspeyresia (Carpocaрsa) pamonella), слива  (L. (Grapholitha) funebrana) һәм борчак  җимешашарлар (L. nigricana).

Алмагач җимешашарлар – алмагачның иң куркыныч корткычы, шулай ук груша, слива һәм башка җимеш культураларын зарарлый. Канат җәеме 15-19 мм, май-июльдә оча. Ана затлар йомыркаларны (180 гә кадәр) яфракларга яки өлгереп җитмәгән җимешләргә сала. Берәр атнадан йомыркалардан гусеницалар чыга, җимеш йомшагы һәм орлыгы белән тукланганда тукымаларны кимереп юллар ясыйлар.

Слива җимешашарлары өлгереп җитмәгән сливаларны зарарлый. Беренче күбәләкләр сливаның иртә өлгерүче сортларында, чәчәк тирәлеге коелган вакытта күренә. Ана затлар йомыркаларын җимешләргә, сирәк кенә яфракларга салалар. Гусеницалар җимеш йомшагын ашап үсә.

Борчак җимешашарлары Laspeyresia nigricana борчак һәм башка кузаклы культураларны зарарлый. Бер елда 1 буын үсеп җитә. Гусеницалар туфракта кышлый. Күбәләкләр борчакның чәчәк ату вакытында очып чыга. Ана затлар йомырканы күбесенчә яфракларга сала. Гусеницалар кузак эченә керә һәм борчак бөртеген кимерә.

Алмагач җимешашарлары белән көрәш ысуллары – иртә язда агач кәүсәләрен корыган кайрылардан чистарту, җимеш агачларына фосфорорганик препаратлар (метатион яки метафос) сиптерү; слива җимешашарлары – бакчада туфракны җәен йомшарту, көзен эшкәртү, югарыда күрсәтелгән химик препаратлар белән бөркү; борчак җимешашарлары – көздән җирне тирән итеп сукалау, 2 тапкыр трихограммалар җибәрү, чәчүлек мәйданга метафос сиптерү.