300 дән артык төре билгеле, күпчелеге тропикларда һәм субтропикларда яши. Татарстан территориясендә бер төре киң таралган – камподеидлар семьялыгыннан (Campodeidae) гади икекойрыклы (Campodea plusiochaeta).

Сөтсыман ак яки саргылт төстә, кайвакыт көрән төстәге соңгы корсак сегментлары белән каты хитинлашкан вак бөҗәк. 2-8 мм зурлыкта, канатсыз, кортсыман, сыгылмалы, корсак соңында озын оры (чыгынты) пары – церков бар. Кимерүче авыз аппараты булган йомры башлы, барлык аяклары да бертигез. Җиңеләйтелгән, тулы булмаган әверелеш кичерә. Кабыгын ювениль яшьтә генә түгел, җенси җитлегү хәлендә дә сала. Җирдә, урман түшәмәсендә, черегән агачта, ташлар астында яши. Таркалган үсемлек калдыклары, бөҗәкләр һ.б. туфрак хайваннары, гөмбә кисәкләре, споралар, суүсемнәр белән туклана; кайвакыт вак туфрак буынтыкаякларына һөҗүм итә.