- РУС
- ТАТ
6 төре билгеле, Евразия, Төньяк Америка елгаларында таралган.
Татарстан территориясендә бер төре – Европа хариусы (T. Thymallus) очрый. Чиста һәм салкын сулы елгаларда (Кама кушылдыклары: Лубян һәм Зәйнең югары агымында, шулай ук Кече Сөлчәдә) яши.
Гәүдәсенең озынлыгы 50-60 см, авырлыгы якынча 2 кг. Яшькелт-көрән төстә, ян-яклары соры, корсагы ак. Башы зур түгел. Тешләре үсеш алмаган. Сырт йөзгече, аеруча ата затларда, биек. Майлы йөзгече бар. 3-5 яшьтә җенси яктан өлгерәләр. Ата затлар аналарына караганда зуррак. Уылдыгын май аенда вак ташлы сай сулыкларда чәчә. Абсолют үрчемлелеге 250 дән 6 мең уылдык бөртегенә кадәр. Кысласыманнар, моллюсклар, балык уылдыклары, җир өсте һәм су кандалалары, коңгызлар белән туклана. 12 ел яши.
Промысел әһәмияте юк.
ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.