Республика хайваннар дөньясы составын һәм төрлелеген ТРның ике биогеографик зона — урман һәм дала чикләрендә урнашуы, ландшафт төрлелеге, зур елгалар һәм сусаклагычлар булу, кеше тарафыннан территориянең югары үзләштерелүе билгели.

Үзенчәлекләренең берсе — төр байлыгы. Күпчелек төрләр умырткасыз хайваннарга карый. Умырткалыларның 470 кә якын төре исәпләнелә: балыклар (52 төр), җир-су хайваннары (11), сөйрәлүчеләр (8), кошлар (очып үтүчеләрне дә кертеп 321 төр), имезүчеләр (77–79 төр).

ТР хайваннар дөньясының икенче бер үзенчәлеге — тереклек итү формаларының төрлелеге. Тайга урманнары өчен хас хайван төрләре очрый — соры гөберле бака, үлән бакасы, тереләй тудыручы кәлтә, гади кара елан, суер, боҗыр, чукрак күке, кара һәм өч бармаклы тукран, эрбетче, чыршы чукыры, очкалак тиен, борындык, кызыл кыр тычканы, селәүсен, поши; хайваннарның Европадагы киң яфраклы урман төрләре — буа бакасы, җизбаш, урман күгәрчене, яшел һәм ак аркалы тукран, шәүлегән, кара миләш чыпчыгы, ак муенлы чебенче, имәнборын, зур һәм чикләвек йоклачлары, кондыз, сары муенлы тычкан; дала төрләре — яшел гөберле бака,җитез кәлтә, дала кара еланы, дала, болын һәм кыр карчыгалары, балабан, дала торымтае, сары көртлек, зур шөлди, күк карга, сары каракош, һөдһөд, кыр тургае, таш чыпчыгы, үр куяны, сөркә-байбак, зур һәм тимгелле йомраннар, дала кечкенә тычканчыгы, зур кушаяк, дала чуар тычканы, сукыр тычкан, соры һәм Эверсман вак әрләне, корсак, дала көзәне.

Су һәм су яны хайваннары да шактый — балыклар, тритон, кызыл корсаклы су «үгезе», яшел бака, гади тузбаш, сазлык ташбакасы, гагара, чомгалар, ләкләксыманнар һәм казсыманнар, елга каракошы, балыкчы карчыга, соры торна, көтүче кошлар, акчарлаклар, куликларның күпчелеге, сазлык ябалагы, яр чыпчыгы, яр карлыгачы, чәперчек кошлар, су тургае, күктүш, камыш чыпчыклары, яр песнәге, солы чыпчыгы, имәнлек чыпчыгы, җофар, гади шолган, чәшке, кама, ас, төн ярканатлары, су тычканы, ондатра.

ТР территориясенә көньяк (дала) төрләренең үтеп керүе сәбәпле фаунаның кушылу күренеше күзәтелә. Еш кына соры һәм яшел гөберле бакалар, тереләй тудыручы һәм җитез кәлтәләр, боҗыр һәм соры көртлек, кара һәм яшел тукран, борындык һәм зур йомран, кызыл кыр тычканы һәм сары муенлы тычкан, селәүсен һәм дала көзәне янәшә яшиләр. ТР территориясеннән умырткасызларның күп кенә төрләре ареалларының чикләре уза.

Ареалның көньяк чигендә дербник, боҗыр, шөлди, фифи, мородунка, тәлләтәвеч, чукрак күке, чырайсыз ябалак һәм төкле аяклы ябалак, карчыгасыман ябалак, озын койрыклы соры ябалак, өч бармаклы тукран, эрбетче, кычыткан чыпчыгы, карабүрек, чи-чи чыпчыклар, көрән аю, селәүсен, борындык, очкалак тиен, кызыл кыр тычканы һәм башка; ареалның төньяк чигендә — буа һәм ашарга яраклы бакалар, сазлык ташбакасы, дала кара еланы, зур ак челән, дала каракошы, гүр каракошы, балабан, боҗралы күгәрчен, йорт ябалагы, күк карга, кыр тургае, колаклы керпе, соры һәм Эверсман әрләне, байбак, зур кушаяк, дала чуар тычканы, сары муенлы тычкан, корсак һәм башка.

Синантропизация — күп кенә хайваннарның кеше янында яки үзгәртелгән ландшафтта яшәүгә яраклашу күренеше көчәя. Күпчелек төрләр яңа, үзгәргән шартларда яшәп китәргә сәләтле, өчтән бере яңа шартларга яраклаша, бер өлеше (13%ка кадәр) үзләрен, табигый мохиткә караганда да яхшырак хис итә (мәсьәлән, соры күсе, соры карга).

Табигый сәбәпләр һәм антропоген факторлар тәэсирендә берөзлексез үзгәреп торуы сәбәпле, хайваннарның төр составы даими кала алмый. ТРның хәзерге территориясе чикләрендә 10–12 мең ел элек «мамонтлар чоры фаунасы» юкка чыга, аерым вәкилләре Арктикада сакланган (ак төлке, сарыкүгез һәм башка).

Соңрак промысел төрләре — кабан дуңгызы, тур, сайга, тарпан һәм башка, XVIII-XX йөздә — хәзер ТРның Кызыл китабының «кара исемлегенә» кертелгән төрләр: кеш, комагай, Себер боланы, кечкенә чыелдык, кара күсе, кызыл түшле гагара, гади агач бакалары кимиләр яки тулысынча юкка чыгалар. Җофар, Европа чәшкесе юкка чыгу чигендә торалар (юкка да чыккан булырга мөмкин).

Бер үк вакытта аерым төр хайваннар — Себер кәҗәболаны, кабан дуңгызының саны торгызыла. ТР территориясенә XIX йөздә бетерелгән кондыз, Америка чәшкесе, янутсыман эт, ондатра кертелә. Элек юкка чыккан кошлар — дала каракошы, дүдәк, сиртмәкойрык яңадан очрый башлый.

Иделдә сусаклагыч корылмалары төзелү нәтиҗәсендә Каспийдан Идел сельде, кара аркалы сельд, Төньяк Каспий сельде, акбалык, Каспий сөләйман балыгы, мәрсин балыклар — укборын, орчыкбалык, миногалар керми, әмма каналлар системасы аша сусаклагычларга күл чабагы, чуар балык, еланбалык, вак балык, Кара диңгез энәбалыгы, түгәрәк ташбаш, төн балыгы керә. Гади һәм чуар юанбашлар, ак амур, пелядь үрчетелә; кисәүбаш балык кертелә һәм сулыкларга җибәрелә.

Фауна составының үзгәрүе шулай ук ареаллар (җитез кәлтә, зур йомран, аксыл сасы көзән, имәнлек чыпчыгы, яшел нарат чыпчыгы һәм башка, соңрак — зур ак челән, ысылдавык аккош, боҗралы күгәрчен, колаклы керпе һәм башка) чикләренең табигый үзгәрешләренә бәйле.

ТРда хайваннар дөньясының төр составын саклау һәм санын торгызу максатыннан аеруча саклаулы табигать территорияләре һәм акваторияләре челтәре булдырыла.

Умырткалы һәм умырткасыз хайваннарның күп кенә төрләре ТРның Кызыл китабына кертелгән.