- РУС
- ТАТ
Европа һәм Азия елгаларында таралган. ТРда Куйбышев сусаклагычында очрый. Әкрен агымлы һәм агымсыз елгаларның тугайлы, суүсемнәр белән капланган өлешләрендә яшиләр.
Гәүдәсенең озынлыгы 10 см, ян-яктан кысылып, эре тәңкәләр белән капланган. Сыртындагы йөзгече 8-10 тармаклы нурлардан тора. Башлыча, суүсемнәр белән туклана. Яшәвенең икенче елында җенси яктан өлгереп җитә, уылдык чәчү язгы-җәйге айларга туры килә. Шул вакытка ана балыкларның уылдык салгычы үсә (кайчакта гәүдә озынлыгын да узып китә), аның ярдәмендә ике кабырчыклы эре моллюскларның мантия куышлыгына уылдык бөртекләрен сала. Уылдык бөртекләренең 300 гә якыны үрчемле.
Кәсепчелек өчен әһәмияте юк, аквариумнарда тотыла.
ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.