Дөнья фаунасында 150 дән артык төре билгеле. Евразия, Төньяк һәм Көнчыгыш Африканың төче суларында яши.

ТР территориясендә 2 төре бар: эт балык (Misgurnus fossilis) һәм чәнечкеле балык (Cobitis taenia).

Гәүдәсе озынча, 23 см га кадәр озынлыкта. Тәңкәсез яки бик вак тәңкәчекләр белән капланган. Авыз тирәсендә 10 мыекчыгы бар. Йоткылык тешләре бер рәтле. Балык куыгының алгы өлеше сөяк капсула эчендә. Эт балык барлык агымсыз һәм ләмләнгән тугай сулыкларында, үлән белән капланган сай сулы күлләрдә очрый. Кислородка ярлы тискәре шартларны җиңел кичерә. Чәнечкеле балык төбе ташлы һәм комлы булган агымлы сулыкларда яши. Һәр ягыннан күзләре астында җыелмалы чәнечке бар. Гәүдәсенең ян-ягы кара таплы. Эт балыклар су төбендәге организмнар белән туклана. Уылдыгын язын, үсемлекләргә сала.

Кәсәбәчелек әһәмияте юк