Европа, Азия, Төньяк Америкада яшиләр.

Гәүдәсенең озынлыгы 30–40 см, авырлыгы 130–200 г. Каурый капламы куе һәм йомшак. Зур ак чуарлы куе көрән төстә. Башының өсте, канатлары һәм койрыгы кара, койрык очында киң ак буй бар. Башы зур һәм яссы. Томшыгы нәзек, озын. Борын тишекләре нечкә чәчсыман каурыйлар белән капланган. Ылыслы урманнарда яши. ТРда еш кына Кама алдында (оялау ареалының көньяк чиге), гадәттә, августтан кар төшкәнчегә кадәр очрый. Оясын куе урманнарның яшерен почмакларында кора. Ылыслы агачларның орлыклары, бөҗәкләр, тычкансыман кимерүчеләр, моллюсклар белән туклана.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.