Карбон чорыннан билгеле.

Озынлыгы 14 тән 120 мм га, канат җәеме 100 мм га кадәр. Гәүдәсе төз, сузынкы, кайвакыт ачык төстә. Зур башлы, авыз аппараты кимерүче типта. Күзләре дә зур, ул башының шактый өлешен били. Мыекчалары кечкенә. Канатлары челтәрсыман, күпсанлы сеңерчәле һәм күзәнәкле.

Дөнья фаунасында якынча 4,5 мең төре бар, күбесенчә тропикларда таралганнар. Россиядә якынча 200 төре, Татарстан территориясендә 40 лап төре (тигезканатлылар — Zygoptera һәм төрлеканатлылар — Anisoptera асотрядлары) билгеле.

Олы энәкараклар яхшы очалар. Актив ерткычлар, күбесенчә икеканатлылар (озынборыннар һәм башкалар) белән тукланалар, корбанын һавада очканда ук тота. Үсеше тулы булмаган әверелешле. Парлашу һавада бара. Ана зат күкәйләрен грунтка яки үсемлеккә — суда сала. Личинкалары суда үсә, ерткычлар; азык эләктерү өчен хезмәт итүче хәрәкәтчел казналык (битлек) аларның үзенчәлекле билгесе булып тора. Корсагының арткы очында урнашкан саңаклар яисә арткы тишем аша эчәкләр белән сулый. Соңгы тапкыр кабыгын салыр алдыннан личинка судан чыга һәм һавада кабыгын салып канатлы олы бөҗәккә әверелә. Төрле бөҗәкләрнең санын көйләүдә энәкараклар гамәли әһәмияткә ия. Личинкалар, балык маймычларын юк итеп, балык хуҗалыкларына зыян китерергә мөмкиннәр.

Татарстанда аеруча ялтыравык чикерткә, сары энә карагы (Sumpetrum flaveolum), лютка-дриада (Lestes dryas), чибәркәй энә карагы (Coenagrion puella) таралган.

2 төре: зур энә карагы һәм чибәркәй энә карагы (Calopteryx virgo) ТРның Кызыл китабына кертелгән.