Азия, Европа, Төньяк Африка далаларында яши. ТР территориясендә 1930 елларга кадәр Идел алды һәм Кама аръягы төбәкләрендә оялый, соңгы унъеллыкта ара-тирә көньяк районнарга да очып килә.

Гәүдәсенең озынлыгы 50-120 см, авырлыгы 12-16 кг га кадәр. Төсе чуар, ата дүдәк анасыннан җирән бүксә һәм авыз кырыендагы тар каурыйлардан торган ак «мыеклар» белән аерыла. Аяклары озын, өч бармаклы, арткы бармагы юк. Тиз йөгрә, сирәк оча. Оясын җирдә ясый. Ачык булмаган көрән тимгелле зәйтүнсыман яшел төстәге 2-3 йомырка сала. Нигездә, үсемлекләр, шулай ук бөҗәкләр һәм моллюсклар белән туклана.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.