Урман-дала һәм дала зонасында, Евразия тауларында яши. ТР территориясендә сирәк очрый торган төр. Көньяк-көнчыгыш районнарда күренә. Оялау ареалының төньяк чиге Кама елгасының түбәнге агымдагы үзәне буйлап үтә.

5 пардан артык ояламый. Апрельдән октябрьгә кадәр очрый. Озынлыгы 60 см га, канат җәеме 130 см га кадәр җитә. Каурый капламы сырт өлешендә соргылт көрән, корсагында көрән яки кара чуарлы җирән-ак.

Оясын агачларда ясый, еш кына башка кошларның ояларын да файдалана. Кара нокталы 3-5 кызгылт-көрән йомырка сала.

Ябылып яшәгәндә дә үрчи. Вак имезүчеләр, кошлар белән туклана.

Кырларда вак кимерүчеләрне юк итеп файда китерә.

Күп кенә халыкларда, шул исәптән татарларда да элек-электән ау кошы буларак файдаланылган.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.