26 төре билгеле. Татарстан территориясендә Д. pulex, Д. magna, Д. cristata, Д. longispina, Д. cucullata һ.б. очрый. Төче сулыклар планктонында күп.

0,5-6 мм озынлыкта (аталары аналарыннан ваграк); үзара сырт ягындагы сыгылмалы сеңер белән тоташкан 2 үтә күренмәле кабырчык белән капланган. 2 пар антеннасы бар: арткылары өскә тырпаеп, ишү органы ролен уйныйлар. Алгылары кыска мыекчалар рәвешендә. Башында өзлексез хәрәкәтчел катлаулы зур күз урнашкан. Арка ягында, тән һәм кабырчык арасында, йомырка җитлегә торган оя камерасы бар. Дафнияләр аерым җенесле. Ана затлар җәйге чорда партеногенез ысулы белән (аталанудан башка) үрчиләр һәм берничә буын бирәләр. Ата затлар, гадәттә, уңай булмаган шартлар башлангач яки көзен күренәләр. Аталанудан соң ана дафнияләр калын тышча белән капланган 1-2 йомырка сала. Язын алардан ана дафнияләр җитлегә. Дафнияләр бактерияләр, беркүзәнәкле суүсемнәр, иң түбән төзелешлеләр һәм үсемлек детриты кисәкчәләре белән тукланалар.

Балыклар өчен яхшы азык; аквариумчылар тарафыннан үрчетелә.

Д. magna биотест үткәрүдә кулланыла.