- РУС
- ТАТ
Озынлыгы 3-65 мм. Арткы аяклары, гадәттә, сикерүгә җайлашкан, җыелган халәттә канатлары түбәсыман. Авыз аппараты суыручы типта.
Асотряд күп кенә семьялыкларга бүленә, күпсанлы сайрар цикадалар (Сicadidae), күбекле цикадалар (Aphrophoridae), дельфацидалар (Delphacidae), цикадкалар (Cicadellidae) семьялыклары киң таралганнар. 17 мең тирәсе, Европада – 215 ыругка караучы 660 ка якын төре билгеле.
Татарстан территориясендә якынча 200 төре бар. Аеруча үләнчел бергәлекләрдә таралганнар. Күкәйләрен күкәй салгычы белән кискәләгән сабакларга сала, шулай яшь ботакларны зарарлый. Үсеше – тулы булмаган әверелешле. Күпчелек төрләренең личинкалары ачык рәвештә үсемлекләрдә, кайвакыт туфракта (циксидалар, цикадкалар, церкопидалар) яки үзләре махсус бүлеп чыгаручы күбекләрдә (күбекле цикадалар) яши. Олы затлар һәм личинкалары түгел, ә еш кына күкәйләре кышлый. Күпчелек төрләре елына ике буын бирә. Яфрак һәм үсемлек сабагы суы белән туеналар.
Кайбер цикадасыманнар авыл хуҗалыгы һәм урман культураларын зарарлый.
Үсемлекләрдә вируслы авырулар таратырга мөмкиннәр.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.