35 тән артык төре билгеле, Евразиядә, Төньяк һәм Көньяк Америка, Африка, Австралия, Яңа Зеландиядә таралганнар.

ТР территориясендә 9 төре бар. Кызыл башлы чумгалак (Aythya ferina) һәм ала чумгалак (Bucephala clangula) аеруча еш очрый һәм оялый; бүрекле карагай (Aythya fuligula) һәм ак күзле чумгалак (A. nyroca) сирәк оялаучы кошларга керә; диңгез карагае (A. marila), диңгез үрдәге (Clangula hyemalis), гади турпан (Melanitta fusca) язын һәм көзен очып күченү вакытында очрый; синьга (M. nigra) һәм кикрикле гага (Somateria spectabillis) — сирәк очып керүче төрләр.

Чумгалаклар елга үрдәкләреннән арткы бармагында яхшы үсеш алган калак булу белән аерыла. Ата кошлар ачык, контраст төстә, бизәүче каурыйлары бар; аналары кечерәк гәүдәле, гадирәк төстә. Аяклары кыска, арткы яктарак урнашкан, коры җирдә вертикаль рәвештә диярлек алпан-тилпән атлап тиз йөриләр. Канатлары тар һәм чагыштырмача кыска. Бүрекле карагай башка төрләрдән җилкәсендәге озын толымчыгы белән аерыла. Гади турпан һәм кикрикле гаганың канатлары ялтырап торган ак «көзгечекле». Чумгалаклар яхшы йөзә, чума, озак вакыт су астында тора ала. Йөзгән вакытта койрыгын су астына төшерә. Моногамнар. Куракта, сулыкларның сай урыннарында яки яр буенда оялый. Ояны ана кош кора. 7–12 йомырка сала. Чумгалаклар елга 2 тапкыр йон коя: тулысы белән җәен (туй чорыннан соң) һәм өлешчә көзен (туй чорыннан соң). Күбесенчә су үсемлекләре, моллюсклар, кысласыманнар, су бөҗәкләре личинкалары, вак балыклар белән туклана.

Күп төрләре һәвәскәр аучылык объекты.

Кызыл башлы чумгалак