13 төрне үз эченә ала. Австралиядән кала бөтен Җир шарында киң таралганнар.

Гәүдәсенең озынлыгы 25-30 см. Канатлары озын һәм очлы, койрыгы түгәрәкләнгән. Озын, нәзек томшыгының очында күпсанлы сизү нокталары урнашкан, шулар ярдәмендә йомшак грунтта чуллыклар азык таба. Каурый катламы тыгыз, сыланып торучан. Аркасы кара тимгелле җирән-коңгырт төстә, түше һәм корсагы – аксыл.

ТР территориясендә 2 төре бар: гади чуллык (G. gallinogo) һәм урман үрдәге (G. media).

Гади чуллык түмгәкле, үләнчел сазлыкларда очрый. Чуллыкларның үзенчәлекле билгеләре – киң маңгай, күзләренең маңгайга якынрак урнашкан булуы һәм озын томшык (7 см тирәсе). Туй очышы вакытында кошлар биеккә һавага күтәрелә, ә аннары кисәк кенә аска таба оча, бу вакытта койрыгының тиберәлүче каурыйлары бәрән бәэелдәвенә охшаш тавыш чыгара.

Урман үрдәге су баса торган болыннарда яки куаклар белән капланган чагыштырмача коры сазлыкларда яши. Гади чуллыктан берникадәр зуррак һәм ак кырый төстәге койрык каурыйлары бар (кагыйдә буларак, гади чуллыкта 14, урман үрдәгендә 16 койрык каурые).

Ике төре дә – юка түшәлмәле, тирән булмаган чокырчыкларны хәтерләткән ояларын түмгәкләрдә, кәзлекләрдә, коры чыбык-чабык арасында коралар. Коңгырт нокталы 3-5 зәйтүнсыман-соры йомырка сала. Бала чыгарганнан соң, яшерен яшәү рәвеше алып баручы тыныч кошлар; эңгер-меңгердә активлар, көндез куе үлән эченә яшеренәләр; чуллыклар  бөҗәк личинкалары, суалчаннар, вак моллюсклар белән тукланалар, кайвакыт үсемлек сабакларын ашыйлар. Август-сентябрьдә очып китәләр.

Аучылык спорты объекты булып торалар.

1950 еллардан Идел һәм Кама елгаларының тугай болыннары су астында калу һәм сазлыкларның кибүе сәбәпле чуллыкларның саны шактый кими.

Гади чуллык