3 төре билгеле, башлыча Төньяк ярымшарның ылыслы урманнарында таралганнар.

Гәүдәсенең озынлыгы 10–20 см, авырлыгы 45–60 г. Тән төзелеше тыгыз. Каурый капламы ата кошларда кызгылт яки куе алсу төстә, ана һәм бала кошларда — яшькелт-соры. Зур томшыгы очында өске һәм аскы өлешләре икесе ике якка чалшаеп кисешә, бу чукырларга ылыслы агачларның күркәләреннән орлыкларны чыгарырга мөмкинлек бирә. Канатлары озын, койрыгы чагыштырмача кыска, уемтылы, аяклары көчле, кыска.

ТР территориясендә 3 төре яши.

Нарат чукыры (L. pytyopsittacus) — очып керүче сирәк төр. Ылыслы урманнарда (нигездә, көзен һәм кышын) яши, аларның саны орлык уңышына бәйле. Томшыгының тагын да зуррак булуы белән аерыла.

Чыршы чукыры (L. curvirostra) Кама алдындагы ылыслы һәм катнаш урманнарда яши.

Ак канатлы чукыр (L. leucoptera) республика территориясендә ел саен очрамый, күрәсең, бу оялау урыннарындагы ылыслы агач токымнарының орлык уңышына бәйле. Башка чукырлардан канатындагы ике ак буй белән аерыла.

Барлык чукырларда даими күчеп йөриләр. Ояларын агачта коралар. Уңыш мул елларда чукырлар коңгырт таплы 3–5 яшькелт-зәңгәр (кайвакыт ак) йомыркалардан ике оя бала чыгаралар. Ылыслы токымнарның орлыклары, җиләкләр һәм бөҗәкләр белән тукланалар.

Ылыслы агачларның орлык уңышы түбән булганда ерак араларга очып китәләр.

Ак канатлы чукыр