Европада, Төньяк-көнбатыш Африкада, Азиядә (көньякка таба Һималайга кадәр һәм көнчыгышка таба Урта Себергә кадәр) таралган. Көнчыгыш Европа тигезлегендә ареалының төньяк чиге Архангельск шәһәре киңлекләренә кадәр җитә. Татарстан территориясендә чәүкә иң күп таралган кошларның берсе, урман буйларында яши, еш кына торак пунктларда, тугайлы агачлыкларда оялый. Гәүдәсенең озынлыгы 22–23 (кайвакыт 30 га кадәр) см, авырлыгы 150–200 г. Каурый капламы йомшак, аркасы металлсыман ялтыравыклы кара, корсагы – соргылт-кара, муенында ярыммуенчак рәвешендәге аксыл буй бар. Агач куышларында, кыя ярыкларында, йорт түбәләре астында парлашып һәм колония булып оя кора. Елга бер тапкыр (апрель–майда) кара тимгелле 3–6 зәңгәрсу-яшел йомырка сала. 16 көн утыра. Оя корганнан соң, төркем булып яшиләр һәм күчмә тормыш алып баралар. Үсемлекләр һәм бөҗәкләр белән туклана.

Балаларын ашаткан чорда зарарлы бөҗәкләрне аеруча күпләп юк итә.