Якынча 1900 төре билгеле. Киң таралганнар. Төньяк ярымшарның имән һәм розачалар ареалы чикләрендә аеруча күп.

Озынлыгы 1-5 мм, кайвакыт 25 мм га кадәр. Күпчелек төрләре үсемлекләр, сирәк кенә хайваннар (икеканатлылар, җайдаклар) паразиты. Исеме икенчел-үсемлек белән туенучы формаларыннан алынган, күкәй салгычы белән яфракны кисеп күкәй салганда орылар (чикләвекчекләр) хасил итә, алар эчендә личинкалар җитлегә. Яшь затлар тишек тишеп орылардан чыгалар. Татарстан территориясендә гади имән чикләвексыманы (Diplolepis quer-cus-follu), тамыр чикләвексыманы (Biorrhiza pallida) һәм башка гадәти төр. Чикләвексыманнар күпләп үрчегәндә яфраклар вакытыннан алда коелырга мөмкин.

Көрәш чаралары: яшел утыртмаларда орыларны җыю һәм аларны юкка чыгару, үсемлекләрне агулагыч матдәләр белән бөркү.