Якынча 330 төре билгеле, Евразия, Африка, Австралиядә таралганнар.

ТРда 4 төре бар: ак муенлы чебенче (M. albicollis), соры чебенче (M. striata), кече чебенче (M. Parva), чуар чебенче (М. hupoleuca). Күчмә кошлар. Республиканың барлык территориясендә очрыйлар. Урман, парк, бакча, елга тугайларында яшиләр, кеше тораклары янында оялыйлар.

Кечкенә кошлар. Барлык төрләре дә бөҗәкләрне очып барганда аулау өчен җайлашкан, каты каурый төкләр белән әйләндереп алынган киң яссы томшыклы. Каурый капламы йомшак, бала кошларның – тимгелле, зур кошларның – томсыграк, бер генә төстә яки аклы-каралы. Койрыгы озын түгел, туры, еш кына очы кисентеле. Аяклары кыска, көчсез.

Агач ботагында канатлары белән кагынып вертикаль диярлек торышта утыралар, шушы сыйфатлары буенча чебенче кошларны урманда тануы җиңел. Ояларын агач кәүсәсендә барлыкка килгән куышларда, йорт кәрнизләре астында коралар. Көрән тимгелле 5-6 яшькелт йомырка сала. Күбесенчә бөҗәкләр (шул исәптән чебеннәр белән, исеме шуннан) һәм үрмәкүчләр белән тукланалар. Кышлау урынына август-октябрьдә очып китәләр.

Чуар чебенче