Бөҗәкләр һәм кысласыманнар паразитлары.

300 гә якын төре билгеле. Татарстан территориясендә гади чәчсуалчан (Gordius aquaticus) таралган.

Гәүдәсе чәчсыман, озынлыгы 40–150 см, диаметры 1–3 мм. Көнкүрештә аны «ат чәче» дип йөртәләр. Алгы очы түгәрәкләнгән, арты (бигрәк тә ата затларда) калаксыман 2 өлешкә аерылган. Эчәклеге нык кына гадиләшкән. Тышкы тирәлектә тукланмыйлар. Хуҗасы гәүдәсендә осмотик рәвештә туеналар. Бүлеп чыгару органнары юк. Нерв системасы һәм сизү органнарының үсеше зур түгел. Чәчсуалчаннар – аерым җенеслеләр. Олы затлар суда яши. Ак бау рәвешендә ябышкан миллионлап күкәй сала. Алардан чыккан личинкалар хуҗасы гәүдәсенә керәләр. Чәчсуалчаннарның үсеше бер, еш кына ике арадаш хуҗа катнашында бара. Беренчесе, гадәттә, төрле вак су бөҗәкләре (көнлекчеләр, озынборыннарның личинкалары һ.б.), икенчесе – эре ерткыч бөҗәкләр, аларда паразитлар тиз үсә, әмма җенси җитлекмиләр. Паразит, хуҗасы гәүдәсенең өзелгән тышчасыннан суга эләккәннән соң, җенси җитлегә.