Пермь чорыннан ук билгеле.

Гәүдәсенең озынлыгы 30 мм га кадәр. Башының алгы алгы өлеше томшыксыман сузылган, очында кимерүче типтагы авыз аппараты урнашкан. Канатлары челтәрсыман, кара таплы, кайбер төрләрендә канатлары юкка чыккан. Корсагының арткы өлеше чаяннардагы кебек күтәрелеп һәм ата затларда бүлбесыман юанаеп тора (исеме шуннан). Үсеше – тулы әверелешле. Личинкалары гусеницага охшаш, рудиментар 8 пар корсак , әмма хәрәкәтләнүче аяклары бар.

Дөнья фаунасында 300 дән артык төре билгеле. Россиядә чын чаянчы чебеннәр (Panorpidae), бозлачлар (Boreidae) һәм биттаклар (Bittacidae) семьялыгыннан 10 га якын төре бар.

Татарстан территориясендә 2 төре – беренче ике семьялык вәкилләре очрый. Аеруча гади чаянчы чебен (Panorpa communis) таралган. Үләксәләр һәм чәчәк нектары белән туена. Парлашу вакытында ата бөҗәк ана затны авыз бүлендекләре белән сыйлый. Личинкалары туфракта җитлегә; ерткычлар.

Кышкы бозлач (Boreus westwoodi) күбрәк мүктә яши. Үсемлек кисәкчекләре, тере һәм үлгән буынтыгаяклылар белән туена. Канатлары юк, арткы аяклары сикерә торган. Бөҗәкләр кышкы һәм җепшек чорда да актив тереклек эшчәнлеге алып баралар.