- РУС
- ТАТ
(Carabidae), каты канатлылар отрядыннан бөҗәкләр семьялыгы
Ерткычлар (Adephaga). 20 меңләп төрне үз эченә алган асотрядыннан иң күп санлы семьялык.
ТР территориясендә 64 ыругка караган 306 төре теркәлгән.
Төрле формадагы, төстәге һәм зурлыктагы (1 дән алып 47 мм га кадәр) коңгызлар. Гәүдәләре озынча, матур, аяклары озын, йөгерүгә җайлашкан, мыеклары җепсыман яки кылсыман һәм төп буынтыклардан тыш, куе вак тоташ төкле. Барлык аяклары да 5 буынтыклы, ата коңгызларның алгы аяклары киңәйгән һәм аяк табаннары да төкле. Личинкалары камподеосыман формада. Башы яхшы аерылып тора. Мыеклары 4 буынтыклы, күзләре еш кына 6 була яки бөтенләй булмый. Аяклары 5 буынтыклы. Корсагы 10 сегменттан тора, 8 пар гади сулыш юлы бар. Тугызынчы корсак сегменты, гадәттә, церкалар, унынчысы терәк булып тора. Бызылдавыкларның күпчелеге ерткычлар, бөҗәкләр, аларның личинкалары, моллюсклар, суалчаннар һәм башка умырткасызлар белән туена (зоофаглар), кайберләре үсемлек һәм хайван азыклары белән дә туена (пантофаглар), бик азлары – үлән белән туенучылар (фитофаглар), алар арасында авыл хуҗалыгы һәм урман культураларын зарарлаучылар да бар, башкалары хайван һәм үсемлек калдыклары белән туена (сапрофаглар). Бызылдавыклар умырткалы хайваннарның туклану чылбырында әһәмиятле урын алып тора, авыл һәм урман хуҗалыгындагы корткычлар саны динамикасын көйләү процессында зур роль уйный.
Бызылдавыклар биоценозда антропоген һәм башка факторлар тәэсирендә үтүче процессларның һәм тереклек итү мохитенең алыштыргысыз индикаторлары булып торалар.
Бызылдавыкларның 16 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Бессарабия бызылдавыгы
Щеглов бызылдавыгы
Шонхерри бызылдавыгы
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.