Европада, Азиядә һәм Төньяк Америкада очрый.

ТР территориясендә зур урманнарда яши.

Гәүдә озынлыгы 160 см га кадәр, ата бүреләр ана бүреләргә караганда зуррак. Башы һәм муены куәтле, сузынкы танаулы, казналыгы нык үскән, казык тешләре озын. Койрыгы йөнтәс, озынлыгы 50 см га кадәр һәм, этнекеннән аермалы буларак, һәрвакыт туры. Кышкы мехы кабарынкы һәм куе, җәйге вакытта – кыска, тупас һәм каты. Соргылт, соргылт-җирән яки кара кыллар катыш саргылт төстә. Бүре – актив ерткыч, яхшы ишетә һәм күрә, көчле, җитез һәм чыдам. Су эчә торган урын тирәсендәге, аулак һәм тын җирне кулайрак күрә. Оясын табигый ышык урыннарда, уентыларда яки чокырларда, ауган агачлар арасындагы агач тамырлары яки кәүсәләре астында, чокыр битләрендә, сазлыкларда ясый. Оясында даими рәвештә бары тик язын һәм җәен, балаларын тудыру һәм тәрбияләү чорында гына яши. Октябрьдән 12 ләп бүредән торган көтүләре белән күчмә тормыш алып баралар. Гадәттә көтү бер оя бүре балаларыннан, узган елгыларын да кертеп, Күбесенчә кыргый һәм йорт хайваннары, кошлар белән туена. Авыру һәм үлгән хайваннарны ашап, табигатьтә санитар ролен үти. Табигый биоценозларда тояклыларның санын көйләп тора. Бүре күбесенчә төнлә ауга чыга. Терлекчелек һәм сунарчылык хуҗалыкларына зыян китерергә мөмкин.

Бүреләр гомер буе бер пар булып яшиләр. Аталану вакыты – кыш. Гадәттә, 4–6 баласы була. Гадәти шартларда 15 елга кадәр яши.

Аларның санын исәпкә алу бик мөһим. ТР территориясендә 1970-74 елларда сезонга 40-60, 1976-82 елларда – 300 гә кадәр бүре ауланган. 2000 елда республика территориясендә 80 бүре булган.

Ау ел дәвамында рөхсәт ителә.

Котыру авыруы вирусын йөртергә дә мөмкин.

Бүре йорт этенең (Canis familiaris) ыруг башлангычы булып тора.

Ач (яисә котырган) бүре кайвакыт кешегә дә һөҗүм итә.

Соңгы унъеллыкта бүре-эт гибридлары барлыкка килде, алар бүрегә караганда куркынычрак.