Россиянең Европа өлешендә 30 га кадәр, Урта Идел буенда 7 төре билгеле.

Башак коңгызлары өчен башларындагы конуссыман калканның өскә таба нык сузылган тар калак формасында булуы характерлы, ул шулай итеп башакның кабыкларын ачуга җайлаша. Башак коңгызларының күбесе бөртекле культураларны зарарлый: Татарстан территориясендә иң күп зыянны икмәк башак коңгызлары (A.austriаca) китерә, ул кара туфраклы полосадакиң таралган.

Гәүдәсенең озынлыгы 12-15 мм, яшькелт-кара төстә, асты ачык төкле, канат өсләре җирән, калкан янында дүртпочмаклы тимгелләр бар. Кыяклыларның (бигрәк тә бодай, арыш һәм арпа) өлгереп килүче бөртекләре белән туклана, йомшак бөртекләрне ашый, ә катыларын башактан чыгара һәм җиргә коя. Личинкалары туфракта яшиләр, черемә һәм үсемлекләрнең вак тамырчыклары белән туеналар. Үсеш циклы 2 ел тәшкил итә. Личинка стадиясендә кышлый.