Дөнья фаунасында диңгездә, төче суда яши торган 24 меңләп төр балык исәпләнә, арада үтеп йөри торганнары да бар.

Татарстан территориясендә 60 ка якын төре (акклиматизация узганнары белән) билгеле. Алар зурлыгы, төсе, төзелеше белән аерылалар.

Гәүдәләре симметрияле, тәңкәләр яки сөякле калканчыклар (мәрсин балыклар) белән капланган яисә тәңкәсез (җәен балыгы). Күп кенә балыкларның тиресендә лайла бүлеп чыгара торган биз күзәнәкләре нык үскән. Саңак белән сулыйлар, кайбер төрләренең (эт балыгы, шиповка) өстәмә сулыш органнары бар; тән температурасы даими түгел. Скелеты сөякле. Күбесенең гидростатика функциясен үти торган йөзү куыгы бар. Ис сизү, тиеп (капшап) сизү, ишетү һәм күрү сәләтләре яхшы.

Тирән суда яшәүче балыкларның аркалары зәңгәрсу яки яшькелт төстә, корсагы һәм яннары көмешсыман. Куаклык һәм ташлар тирәсендәге суда яшәүче балыклар гәүдәсендә аркылы сызыклар яки тимгелләр бар, шунлыктан алар күренми диярлек.

Балыклар уылдык чәчеп үрчи. Уылдыкны язын (чабак, бәртәс, чуртан), җәен (табан балык, карабалык), көзен (ала балык) яки кышын (налим) чәчәргә мөмкиннәр. Кайберләре өлешләп, кайберләре барлык уылдыкларын да берьюлы чәчә (мәрсин балыклар, ала балык, чабак). Күп балыклар уылдыкны үсемлекләргә (сазан, табан балык һәм башкалар) яки ташларга (ташбаш балыклар) беркетә.

Туклана торган азыгына карап, балыклар үсемлекләр белән туенучылар (фитофаглар), хайваннар белән туенучылар (зоофаглар), барысы белән дә туенучыларга бүленә. Үсемлекләр белән туенучылар үзләре фитопланктонофагларга (ташмаңгай балыклар) һәм макрофитофагларга (ак амур), хайваннар белән туенучылар - зоопланктонофагларга (сопа, вак балык), бентофагларга (ак күзле корбан балыгы, шыртлака, чөгә балык), ерткычларга (чуртан, судак (сыла), бёрш, җәен, опты) бүленә, ерткычлар арасында каннибализм - үз төрдәшләрен ашау да күзәтелә (алабуга).

ТР территориясендә балыкларны түбәндәге төркемнәргә аералар:

  • киң таралган балыклар, төрле сулыкларда - күлләрдән алып сусаклагычларга кадәр очрыйлар (чуртан, корбан балык, алабуга һәм башкалар);
  • һәрвакыт зур елгаларда яшәүче балыклар (чөгә балык, опты, подуст (түбәнавыз), берш һәм башкалар);
  • зур елгаларның салкын чиста сулы кушылдыкларында яшәүче балыклар (керкә балык, хариус, елга ләргесе);
  • күл-буаларда яшәүче балыклар (табан балык (кәрәкә), карабалык, күл ләргесе).

Идел һәм Камада сусаклагычлар төзелгәннән соң, Каспий диңгезеннән севрюга һәм укборын, Идел сельде һәм кара аркалы сельд, ак балык, Каспий сөләйман балыгы керми башлый, мәрсин һәм кырпы да сирәгәя. Ак, Балтыйк, Азов һәм Кара диңгезләрнең елга системаларын Идел бассейны белән тоташтыручы каналлар төзелү сәбәпле, төньяктан көньякка яңа төрләр үтеп керә, кайберләре махсус яки очраклы рәвештә китерелә һәм сулыкларга чыгарыла.

Республика ихтиофаунасында яңа төрләр: чуар балык, вак балык, түгәрәк ташбаш, елга еланбалыгы, энә балык, ротан, цуцик ташбаш барлыкка килә. 

Ак амур, ташмаңгай уылдык чәчү-үстерү хуҗалыкларындагы ясалма үстерү чаралары күрү, шулай ук Куйбышев сусаклагычының кайбер акваторияләрендә шушы сулыкка җибәрү өчен балык материалы үстерү максатында күренә башлый.

Балыклар – азык аксымының төп чыганагы, шунлыктан кешенең туклануында, шулай ук аның хуҗалык эшчәнлегендә әһәмиятле урын алып тора.

Балыклар – ау спорты объекты.

10 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Балыкларны өйрәнү белән ихтиология фәне шөгыльләнә. Фәнни-гамәли яктан Урта Идел бассейнының балык хуҗалыгын Күл һәм елга балык хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Татарстан бүлеге тәэмин итә (1931 елдан).