Евразиянең ылыслы урманнарында яши.

ТРның барлык районнарында да очрый. Ылыслы, күбрәк нарат урманнарында оялый. Утрак һәм күчеп йөри торган кош.

Гәүдә озынлыгы 15 см га кадәр, авырлыгы 35 г, канат җәеме 28 см. Баш түбәсе, муены, канатлары һәм койрыгы кара, аркасы соры, койрык өсте ак, ата балан чыпчыгының түше кызыл, анасыныкы көрән төстә. Кыска, юан томшыгы, казналык кырыйларының эчкә бөгелеше орлыкларны тартып алу һәм ваклау өчен җайлашкан. Март аенда балан чыпчыклары парлашалар һәм оя коралар. Касә формасындагы ояларын зур булмаган чыршыларда ясыйлар. Ана балан чыпчыгы көрән, кызгылт тимгелле зәңгәрсу-яшел төстәге 4-5 йомырка сала. Үсемлек орлыклары, җиләк-җимеш белән туклана.