Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Гәүдәсе ялтыравыклы, кызгылт-көрән төстә, озынлыгы 1,4-1,5 мм, мыекчыклары саргылт төстә, кара төкләр белән капланган, кырыйда күзләре һәм канатлары юк.
Киң таралган. Бал кортында (еш кына ана корт һәм эшче кортларда) паразитлык итә, эшче кортларның ана кортны һәм нәселне туендырыр өчен җыйган азыклары белән туклана. Бер умартада 75 ләп чебен булырга мөмкин. Йомыркасын кәрәз капкачларына сала; личинкасы балавыз һәм андагы серкә белән туена.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.