Канат җәеме 9-14 мм. Алгы канатлары кара таплы, көмешсу-соры төстә, арткы канатлары соры яки коңгырт. Кортлары 10 мм озынлыкта, саргылт-ак. Кузыга әверелеп кышлый. Күбәләкләрнең беренче буыны язын барлыкка килә һәм 100 ләп күкәй сала. 1 елда бер-ике буын үсеп җитә.

ТРда киң таралган, ашлык амбарларында, өйләрдә күп очрый. Кортлары ашлыкка, ашлык продуктларына, сохарига һәм кабак орлыгына зыян китерә.