6 төре билгеле: 4 се Төньяк ярымшарда, 1 төре – Көньяк Америкада, 1 төре Австралия һәм Тасманиядә.

ТРда 2 төре бар.

Ысылдавык аккош (C. olor) – оя ясаучы аз санлы күчмә төр, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының су яны һәм су асты үләннәре күпләп үскән култыкларда һәм плесларда, Сукыр Кадыш һәм Кайбыч балык үрчетү хуҗалыгы буаларында апрельдән октябрьгә кадәр яши. Ысылдавык аккошның гәүдәсе, муены озын, кызгылт сары томшык төбендә калынайган кара урыны бар.

Сары борынлы аккош (C. cygnus) язын һәм көзен миграция вакытында очрый. Зур кошлар, гәүдәләре 150 см га кадәр озынлыкта, авырлыгы 12 кг га кадәр. Гәүдәсе сузынкы, муены озын. Каурыйлары ак төстә. Башы уртача зурлыкта. Аяклары кыска, бармак арасындагы йөзү ярылары зур. Яшь кошларның томшыклары алсу төстә, очы кара. Сары борынлы аккош беркадәр тәбәнәк формасы һәм кыска муены белән аерылып тора, томшык төбе сары.

Аккошлар бер сезонда соргылт-зәңгәр төстәге 5-9 зур йомырка сала. Су үсемлекләре, шулай ук бөҗәкләр һәм аларның личинкалары, суалчаннар, кабырчыклар, балыклар белән тукланалар.

2 төре дә ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Ысылдавык аккош

Сары борынлы аккош