Көнчыгыш Азиянең тигезлек елгаларында, Россиядә Амур елгасының урта һәм түбән агымында яши.

Озынлыгы 120 см га, авырлыгы 32 кг га кадәр җитә. Гәүдәсе озынча, тәңкәләре эре, көмешсыман сары төстә; йоткылык тешләре ике рәтле. Җенси җитлегү чоры – 6-8 ел. Яшь балыклар – зоопланктон, зурлары үсемлекләр белән туена. Үсү темпы югары.

Балык тоту һәм үрчетү объекты булып тора.

Сулыкларны үсемлекләрдән чистарту өчен файдаланыла.

Татарстанда көньяктан кайтарылган ак һәм чуар ташмаңгай белән бергә ак амур маймычы, 1967 елдан башлап, берничә тапкыр – Зәй ГРЭСы су суыткычына, 1971 елдан Куйбышев сусаклагычына җибәрелә. Ләкин, җирле шартларның (су агымы тизлеге, температура үзгәреше һәм башкалар) биологик үрчү үзенчәлекләренә туры килмәве сәбәпле, табигый шартларда уылдык чәчми.