Зур умарта кортларын, төклетураны хәтерләтә. Гаилә булып яшәмиләр; оя ясау өчен корыган агачка бүлемнәр һәм кереп йөрү юллары тишеп, төрле токымдагы агачларның кипкән үзагачларында, телеграф баганаларында һәм иске корылмаларда, утын һәм агач материалларында оялыйлар. Далалы участокларда ояларын кайвакыт чокыр һәм текә яр битләрендә туфракта ук ясыйлар. Гәүдәсе һәм канатлары куе шәмәхә төстә. Озынлыгы 20-23 мм.

Төньяктан тыш, Россиянең барлык Европа өлешендә таралган. Татарстанда һәр җирдә диярлек очрый. Мамадыш районын исәпләмәгәндә, һәркайда аз санлы төр. Карт урман читләрендә һәм урман аланнарында, чокыр һәм сызаларның урманлы сөзәклекләрендә, зур торак пунктлардагы агач өемнәрендә, ташландык авылларда тереклек итә.

Татарстан территориясендә җитлеккән затлар июньнән оча башлый. Ана кортлар 60 төргә якын чәчәкле үсемлекләргә, шәһәрдә күбрәк сәрви агачына куна.