Идел елгасының Самара Дугасы (Идел борылышы) белән Кама елгасының түбән агымы арасындагы иңкүлекле сулъяк яры исеме.

Сембер геологы П.М.Языков фикеренчә, бассейн борынгы Каспийның комсу-балчыксыл утырмаларыннан (постплиоцен – дүртенчел чор) барлыкка килгән.

Хәзерге күзаллаулар буенча, 350 м га кадәр калынлыктагы неоген һәм дүртенчел чор системаларының елга һәм күл утырмаларыннан тора.

Бары тик неоген чоры катламының югары өлешендә генә диңгез утырмаларының бик калын булмаган (10-15 м) катламы күзәтелә. Бассейнны билгеләүдә бу катламдагы тозлы сулы Арал-Каспий кабырчык табылдыклары нигез булып хезмәт итә, исеме борынгы Болгар дәүләте башкаласы белән бәйле.

Бассейн турында беренче мәгълүматларны П.М.Языков Р.М.Мурчисонга хат (1841) рәвешендә тасвирлап җибәрә.