Биеклеге 284 м га кадәр, меридиан юнәлешендәге диярлек, Казаннан Киров шәһәренә кадәр сузыла.

Пермь системасы известьташлары, доломитлары, балчыклары, мергельләре, шулай ук төньякта Юра системасы балчыклары катлаулы төзелешләр антиклиналь катламнар зонасын хасил итә.

Вятка Увалы урта өлешендә Вятка елгасы кисеп үтә.

Карст киң таралган.

Урманнар зонасының көньягында урнашкан, игенчелек уртача дәрәҗәдә үскән.

Беренче булып XIX йөз ахырында Казан университеты профессоры П.И.Кротов тарафыннан билгеләнә һәм тикшерелә.

ТР территориясенә Вятка Увалының көнчыгыш өлеше туры килә. Монда Илләт, Ашыт һәм Петьялка елгаларының сул кушылдыклары бассейнында зур булмаган 2 субүләр калкулык бар (биеклеге 220 м га кадәр), аларны, нигездә, югары Пермь – Казан ярусы һәм Вятка өелмәсенең Казаклар һәм Яңаул брахиантикликаль катламнарына туры килгән известьташлар тәшкил итә.