Биографиясе

1940 елның 2 октябре, Ташкент шәһәре – 2009 елның 5 гыйнвары, Казан.

1962 елда Казан педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлый.

Фәнни эшчәнлеге

1963 елдан Казан авиация институтында укыта, 1966 елдан институтның «Прометей» махсус КБ җитәкчесе, 1994 елдан Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясенең һәм Казан техник университетының «Прометей» уртак фәнни-тикшеренү институты директоры, бер үк вакытта Казан консерваториясендә профессор (1991 ел), Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясенең табигыять фәннәре гыйльми советы рәисе (1992 ел).

Хезмәтләре сәнгать төрләренең үзара кушылуы, хисси танып белүне системалы өйрәнү, сәнгатьтәге синестезиянең табигате һәм функцияләре, төсле музыканың генезисы, яктылык архитектурасы үзенчәлекләре, абстракт кино, тирәлек музыкасы һәм сәнгатьнең лазер, компьютер техникасын кулланучы башка формалары мәсьәләләренә карый.

Эксперименталь композицияләр, яктылык концертлары, спектакльләр һәм фильмнар (башлыча, И.Л.Ванечкина белән бергәләп, фәнни-тикшеренү институтының «Прометей» техник төркеме катнашында), шул исәптән СССРда беренчеләрдән булып ачык һавада актёр катнашыннан башка куелган яктылык һәм тавыш спектакле (Бөтенроссия театр фестивале дипломы, 1970 ел), Г.Свиридов музыкасына «Кечкенә триптих» («Маленький триптих») төсле музыка фильмы (Прагада узган халыкара кино фестивале дипломы, 1975 ел) режиссёры; Казанда Салих Сәйдәшев музеен төсле музыка белән театральләштерү, «Совет Фаусты» («Советский Фауст») кинофильмы сценарие («Зеркало-98» бөтенроссия конкурсы дипломы) авторы .

Б.М.Галиев «Яктылык һәм музыка» бөтенсоюз фестивалендә (Казан, 1987 ел), «Яңа сәнгать» республика күргәзмәсендә (Казан, 1993 ел), «Электра-83» (Париж шәһәре, Франция), «Ars electronica-89» (Линц шәһәре, Австрия), «WRO-89» (Вроцлав шәһәре, Польша), «Images du Futur-91» (Монреаль шәһәре, Канада), «Im­pakt-91» (Утрех шәһәре, Нидерланд), «Video­art-91» (Локарно шәһәре, Швейцария), «Academia of light-91» (Гаага шәһәре, Нидерланд), «Ostra­nenie-93 (-95, -97)» (Дессау шәһәре, Германия), «Videofenster-98» (Базель шәһәре, Швейцария), «Oberhausen-2000» (Оберхаузен шәһәре , Германия) халыкара фестивальләрендә һәм күргәзмәләрендә, шулай ук Голландия, Ирландия, Франция, Австриядә узган халыкара симпозиумнарда катнаша.

Каралы-аклы тасмага төшергәндә күп төсле абстракт фильмнар иҗат итү ысуллары, лазер нурының парга әверелүче матдә аша үтүе нәтиҗәсендә «очраклы фазалы модульләү юлы» белән хәрәкәттәге яктылыкның интерференцион сурәтен китереп чыгару ысуллары кебек ачышларга авторлык таныклыгы бар.

РФ Кинематографистлар берлеге (1991 ел; 1979 елдан СССР Кинематографистлар берлеге), СССР Дизайнерлар берлеге (1991 ел), Россия Язучылар берлеге (2001 ел), халыкара «Сәнгать-фән-техника» җәмгыяте һәм аның «Leonardo» журналы редколлегиясе (1987 ел) әгъзасы.

Хезмәтләре

Светомузыка: становление и сущность нового искусства. Казань, 1976;

Поющая радуга. Казань, 1980;

Поэма огня. Казань, 1981 (автордаш);

Человек-искусство-техника. Казань, 1987;

Искусство космического века. Казань, 2002.

Әдәбият

Харис Р. Булат Галиев турында бер-ике сүз // Идел. 1970. Чыг.1;

Балашов Ю. Самый большой прикол // Казань. 2000. № 10;

Музыканты мира: Биогр. словарь. М., 2001;

Алексеев П.В. Философы России XIX-XX столетий. М., 2002;

Абдуллин Р. Периодическая система искусств Булата Галеева // Респ. Татарстан. 2003. 24 июня.