Су биеклеге күтәрелгәндә елга юлының кырыйга авышуы һәм аллювий туплану нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Тугайның түбәнге өлешен төзүче ком-вакташ-чуерташлы елга юлы аллювиенең һәр җирдә булуы элегрәк тугайның һәрбер участогында елга юлы узганлыкны күрсәтә. Ташу вакытында елга юлы кырыйга авышканнан соң, елга юлы аллювие үзе горизонталь-катламлы юка утырмалардан — вак бөртекле ком, комсыл балчык, ләмнән торган тугай аллювие белән каплана.

Ташу биеклеге тугай аллювие аккумуляциясенең һәм тугай өслегенең иң югары чиге булып тора. Елга юлының иң тирән урыннары — плеслар төбе елга юлы аллювие аккумуляциясенең түбәнге чиге булып тора. Шулай итеп, тугайның вертикаль киселешендә 2 горизонтны билгелиләр: түбәнге — елга юлы, югары — тугай үзе. Урыны-урыны белән алар арасында карасу ләм линзалары — элеккеге елга юлындагы күл утырмалары ята.

Тугай төзүче аллювийның нормаль гомуми калынлыгы плесларның уртача тирәнлеге һәм елганың суы иң аз вакытындагы тигезлегенә карата тугайның уртача биеклеге суммасына тигез.

Татарстан елгаларының барысының да тугае бар, аларның киңлеге авышу зурлыгына бәйле. Иң киңнәре — Идел һәм Кама тугайлары (15–20 км), хәзерге вакытта алар тулысы белән яки өлешчә Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары астында калды.

Уртача һәм кече елгаларда тугайның киңлеге, гадәттә, 1,5–2 км дан артмый.

Тугай Идел һәм Каманың суы иң аз вакытындагы тигезлеге өстеннән 7,5–8,5 м биектәрәк ята, аллювийның калынлыгы 20–23 м тәшкил итә.

Уртача (Зөя, Чишмә, Зәй, Ык, Иж) һәм кече елгаларда ташу биеклеге зур булмаганлыктан, иң аз сулы тигезлектән тугай нисбәтле рәвештә 3–6 һәм 2–3 м га күтәрелә.

Елга юлыннан үзән сөзәклегенә (яки тугай өсте киртләченә) таба юнәлештә тугай рельефы элементларын билгелиләр: су юлы сайлыгы, елга юлы яны валы, төп тугай (яссы яки калкулыклы), терраса яны иңкүлеге. Кориолис тизләнеше (Бэр законы) йогынтысында елга юлларының уң якка авышуы сәбәпле Идел, Кама, Вятка кебек зур елгаларда сулъяк тугайлар өстенлек итә. Алар шулай ук Идел, Каманың аеруча зур кушылдыкларының: Зөя, Чишмә, Зәй, Ыкның түбәнге агымында үсеш алганнар.

Зуррак елгаларда уң һәм сулъяк яр тугайлары азмы-күпме тигез дәрәҗәдә. Урманнарны кисү һәм җирләрне сукалау язгы ташуларны көчәйтә һәм китерелмәләрнең агышын арттыра, бу исә уртача һәм кече елгаларда тугай аллювиенең күпләп туплануына китерә.

Тугайның шактый өлешен болыннар били, алар яхшы печәнлек җирләр булып санала. Төп тугайларда һәм терраса яны иңкүлекләрендә урыны-урыны белән яфраклы урманнар һәм куаклыклар сакланган.

Тугайның елга юлы аллювиаль утырмалары: ком, вак чуерташ һәм чуерташ төзелеш материалы буларак файдаланыла.

Кама тугае