Иделнең уңъяк ярында, төньякта Түбән Новгород белән Казан, көньякта Волгоград белән Казан арасында урнашкан.

Төньяк һәм көнчыгыш өлешләрендә Иделгә таба (хәзер Чабаксар, Куйбышев, Саратов, Волгоград сусаклагычларына таба) текә тау битләре белән өзелә; көнбатышта сөзәкләнеп Ока-Дон түбәнлегенә төшә; көньякта тарая һәм Ерген калкулыгына күчә. Көнчыгыш өлешнең иң зур биеклекләре Хвалынск шәһәре тирәсендә (367 м) һәм Жигули тауларында (370 м).

Субүләр платолар ике ярустан тора, елга үзәннәренең тыгыз челтәре, сызалар һәм ерымнар белән телгәләнгәннәр. Югарыгы биегрәк плато (300-360 м), төп елга араларының үзәк өлешләрендә су белән юылудан сакланган. Өслекнең өлешчә җимерелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән түбәнге плато (180-240 м) киңрәк таралыш тапкан. Иң зур елгалар: Иделнең уң кушылдыклары – Сура (864 км), Зөя (402 км), Терешка (276 км) һәм Донның сул кушылдыклары – Медведица (692 км), Иловля (341 км).

Калкулык палеоген чоры ахыры – неоген башында, юра, акбур һәм палеогенның диңгез утырмалары (балчык, комлык, акбур, трепель һәм диатомитлар) тупланган Ульяновск–Саратов бөгелешен үз эченә алган тектоник күтәрелеш нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Төньяк өлешендә Пермь токымнары (известьташ, доломит, гипс, мергельләр) үсеш алган, төньяк-көнбатыш өлеше дүртенчел чор бозлыгы белән капланган була.

Жигулиның Алатырь елгасы бассейнында һәм Иделнең уңъяк ярында шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогы тирәсендә Пермь системасының гипс һәм известьташларында карст күренешләре үсеш алган.

Идел буеның Ульяновск һәм Саратов тирәсендәге юра һәм түбән акбур балчыкларында көчле шуышмалар булгалый.

Идел буе калкулыгының төньяк өлеше – көрән урман туфраклы, селтесезләнгән һәм көлсуланган кара туфраклы урман-дала зонасына, көньяк өлеше – типик кара туфраклы һәм каштан туфраклы дала зонасына керә.

Территориянең күп өлеше сукаланган.

Төньякта урыны белән киң яфраклы урманнар, палеоген һәм дүртенчел система комнарында – нарат урманнары сакланган.

Нефть, битум, янучан сланец (Самара өлкәсе) һәм табигый газ (Саратов өлкәсе), шулай ук известьташ, гипс, акбур, балчык һәм башка төзелеш материаллары чыганаклары бар.

Калкулыкның төньяк-көнчыгыш өлешендәге 12,6 мең м3 мәйдан Татарстан Республикасы составына керә һәм аның аерым физик-географик төбәген – Идел алдын тәшкил итә.