Җирле төбәкнең Тәтеш музее (хәзер Идел арты музее) һәм Тәтеш педагогика училищесы карамагындагы төбәкне өйрәнү түгәрәге органы.

1927–1930 елларда ТАССР Мәгариф халык комиссариатының музей эшләре бүлегенең гыйльми секретаре П.Е.Корнилов ярдәмендә бастырыла.

1929 елдан Татарстанны өйрәнү җәмгыятенең Тәтеш бүлеге органы.

6 номер чыгарылган.

А.В.Луначарский исемендәге полиграфия мәктәбендә бастырыла (Казан).

Тәтеш шәһәре һәм кантонында география, тарих, вакытлы матбугат, революция хәрәкәте, төбәкне өйрәнү мәсьәләләре яктыртыла.

Тәтеш музее коллекцияләренә багышланган материаллар да бар (төбәкне өйрәнү һәм әдәби юнәлештә).

Авторлар арасында – төбәкне өйрәнү түгәрәге әгъзасы (С.Аксель, Ц.Малкин, Н.Панов, Л.Полосухин һ.б.), шулай ук П.Е.Корнилов, В.В.Егерев.