Озынлыгы уннарча метрдан берничә километрга кадәр, тирәнлеге берничә дистә метрга җитә. Җимерелү, ишелү, убылу нәтиҗәсендә үсә баручы ялан текә битләүләрдән гыйбарәт. Төпләре, гадәттә, тар була.

Үсеш барышында ерымнар берничә стадия үтә: тирән булмаган ерганактан битләүләрнең үсеше туктаганга һәм аларның үсемлекләр белән каплануына кадәр һәм шулай сызага әверелүе. Аларны беренчел (битләүне беренче тапкыр кисеп узучы) һәм икенчел яки төптәге (сыза һәм уйсулык төпләренә уеп кергәннәр) ерымнарга бүлеп йөртәләр.

Ерымнар дала һәм урман-дала зоналары өчен типик күренеш. Аларның үсеше, нигездә, урманнарның бетерелүе һәм җирләрне сукалауга бәйле. Ерымнар челтәренең тыгызлыгы һәм ерымнар үсү тизлеге битләүләрнең озынлыгы һәм текәлегенә, тау токымнары һәм туфракның составына һәм үзлекләренә бәйле. 

Татарстан территориясендә ерым эрозиясе шактый киң таралыш алган. Ерымнарның уртача тыгызлыгы 0,23 км/км2 тәшкил итә, иң гади елга бассейннары буенча 2,5 км/км2 га кадәр җитә.

Идел алды төбәге ерым эрозиясенә бигрәк тә нык дучар ителгән (уртача тыгызлыгы 0,38 км/км2), чөнки аңа текә сөзәклекләрнең күп булуы, урманнарның азлыгы, эрозиягә бирелүчән балчыксыл токымнарның киң таралуы хас. Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнарында  ерымнар челтәре аеруча тыгыз.

Ерымнар челтәре тыгызлыгының шуңа якын зурлыклары Кама алдында билгеләнә - көнбатышта 0,36 км/кмһәм көнчыгышта 0,4 км/км2, иң зуры - Алабуга һәм Балык Бистәсе районнарында.

Кама аръягы, аеруча аның көнбатыш өлешендәге түбәнлек (0,1 км/км2 дан күп түгел) ерымнарның аз булуы белән аерылып тора.

Көнчыгыш Кама аръягында иң зур абсолют биеклекләр булуга карамастан, ерым челтәренең тыгызлыгы зур түгел (0,12 км/км2), бу исә эрозиягә чыдам тау токымнарының (тыгыз известьташлар, доломитлар) киң таралуы, территориянең шактый урманлы булуы белән аңлатыла.

Барлык ерымнарның өчтән ике өлешенә якыны икенчел, аларда кар һәм яңгыр сулары туплана. Ерымнарның шактый өлешендә (өчтән береннән дә ким булмаган) үсеш тукталган. Ерымнар үсешенең уртача еллык тизлеге каты токымнарда берничә дециметр һәм метрдан алып көпшәк токымнарда уннарча метрга кадәр җитә.

Ерымнар үсеше халык хуҗалыгының төрле тармакларына, аеруча игенчелеккә зур зыян китерә. Аңа каршы көрәштә саклаучы урманнар утырту, туфракны рельеф үзенчәлекләрен исәпкә алып эшкәртү, ныгыту һәм башка чаралар ярдәмендә алып барыла.