Елга бассейнын еш кына елганың су җыелу мәйданы дип атыйлар.

Аңа өске субүләр белән чикләнгән җир өсте су җыелу мәйданы һәм җир асты суы шушы елгага (системага) төшә торган мәйданы керә. Җир өсте һәм җир асты су җыелу мәйданнарының чикләре, кагыйдә буларак, туры килми (аеруча кече елгаларда). Җир асты су җыелу мәйданының чикләрен билгеләргә кыен булганлыктан, гадәттә, елга бассейны итеп җир өсте су җыелу мәйданы алына. Елга бассейнының төп билгеләре – аның мәйданы (тигез шартларда елганың сулылыгы аңа бәйле), мәйданның биеклекләр буенча бүленеше, уртача биеклеге, озынлыгы, киңлеге һәм авышлыгы.

ТРда өч меңнән артык елга бассейны (елгалар саны буенча) бар. Тулысы белән республика территориясендә урнашкан елга бассейннары: Зәй (5020 км2), Мишә (4180 км2), Казансу (2600 км2), Минзәлә (2120 км2), Мәллә (1018 км2), Актай (1016 км2), Үләмә (870 км2), Бөрсет (554 км2) һәм башка кечкенә елгалар. Гомумән алганда, ТРның барлык территориясе Идел елгасы бассейнына керә.