150 гә якын төре Европа, Азия, Америка һәм Африкада таралган.

ТР территориясендә 5 төре үсә. Вак зәрдә (Th. minus), гади зәрдә (Th. simplex), аксыл зәрдә (Th. lucidum), сары зәрдә (Th. flavum) барлык районнарда очрый. Болын, алан, елга буйларында, куаклар арасында үсә. Суҗыяр яфраклы зәрдә (Th. aquilegifolium) – сирәк төр.

50-150 см биеклектәге үсемлек. Сабагы туры, ботаклы. Яфраклары каурыйсыман, икешәр, өчәр яки өчәрле яфраклы. Чәчәкләре вак, саргылт, күп сандагы кызыл серкәчләр белән, озын чәчәк сабагында калкансыман себеркәчкә җыелган. Җимеше – күп чикләвекчек. Июнь-июльдә чәчәк ата. Августта җимеш бирә. Орлыктан һәм тамырчаларны бүлү ысулы белән үрчи.

Җир өсте өлешләрендә алкалоидлар, сапониннар, дуплау матдәләре, майлар бар.

Төнәтмәсе һәм үлән суы бәвел кудыру, эч йомшарту чарасы буларак кулланыла. Бактерицид үзлеккә ия.

Сары зәрдә, вак зәрдә, гади зәрдә бакчаларда культуралы үсемлек буларак үстерелә.

Барлык төрләре дә агулы.

Суҗыяр яфраклы зәрдә һәм аксыл зәрдә ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).