200 дән артык төре билгеле, башлыча, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралган.

ТР территориясендә 2 төре: урман зелпесе, яки бүре җиләге (L. xylosteum), һәм татар зелпесе (L. tatariсa) үсә.

Урман зелпесе бөтен республикада очрый. Катнаш һәм яфраклы урманнарда әрәмәлекләр хасил итәләр.

Татар зелпесе декоратив, бакча һәм паркларда үстерелә. 90-250 см биеклектәге үсемлек. Тамыр системасы җирнең өске катлавында, куе тармаклы. Кайрысы көрән яки саргылт-көрән, яшь сабаклары шома. Яшь ботаклары җәенке. Яфраклары вак, озынча-эллиптик яисә ланцетсыман. Чәчәкләре вак, алсу, сары, яфрак куентыгында, хуш исле. Җимеше – шарсыман сусыл җимеш, урман зелпесендә кара-кызыл, татар зелпесендә – саргылт кызыл төстә. Май-июньдә чәчәк ата. Июль-сентябрьдә җимешләре өлгерә. Орлыктан, чыбыкчадан, үрентедән үрчи. Күләгәгә чыдам.

Урман полосалары, тере киртәлекләр барлыкка китерү, ерымнарны, сөзәклекләрне ныгыту өчен утырталар.

Җир асты өлешләрендә флавоноид, дуплау матдәләре, сапонин, микроэлементлар, органик кислоталар бар.

Халык медицинасында гади зелпе яфраклары бөрештергеч чара буларак, чәчәк һәм җиләкләре йөрәк кан тамырлары, бавыр һәм үт куыгы авыруларын дәвалау өчен файдаланыла.

Ашарга яраксыз.

Үзагачы вак-төяк әйберләр ясауга китә.

Баллы.

Урман зелпесе