60 тан артык төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында киң таралган.

ТРда бер төре – кыр яруты (T. Arvense) үсә; Биеклеге 15-45 см лы туры сабаклы берьеллык үсемлек.

Үзәк тамыр системалы. Сабак яфраклары утырма, озынча, сабак төбендә уксыман-тешле, тамыр янындагылары – озынча. Чәчәкләре вак, ак, 4 таҗлы, чәчәк чугына җыелган. Апрель ахырыннан август беткәнчегә кадәр чәчәк ата. Җимеше – кузак, түгәрәк, эре, яссыланган, канатлы киль һәм күпсанлы майлы вак орлыклы. Бөртеклеләр һәм яшелчә культуралары чәчүлекләрен, бакчаларны чүпли. Орлыктан үрчи (бер үсемлек 10 меңгә кадәр орлык бирә), туфракта тишелүчәнлеген 7 елга кадәр саклый, бер җәй эчендә 2-3 буын бирә ала.

Көрәш чаралары: алдан йомшартып туңга сөрү, язын чәчүлекләрне тырмалау, сызма культураларның рәт араларын үз вакытында эшкәртү, гербицидлар куллану.

Ярутны сыерлар ашаган очракта сөттә тәмсез ис (сарымсак исе) барлыкка килә.

Дару, яшелчә буларак кулланыла, май бирә торган үсемлек.

Яфракларын запаска әзерлиләр, язын һәм җәй башында җыялар һәм киптерәләр; алардан салатлар һәм щи әзерлиләр.

Орлыкларыннан техник максатларда май алалар.

Кыр яруты