50 ләп төре билгеле, Евразиядә, Төньяк Америкада таралганнар.

ТРда 4 төре бар. Зәһәр вакбаш (E. acris), Урал вакбашы (E. uralensis), Канада вакбашы (E. canadensis) барлык районнарда да очрый; Подольск вакбашы (E. podolicus) – сирәк очрый торган төр. Нарат урманнарында, басуларда, сөзәклекләрдә, чүпле җирләрдә үсәләр.

10-80 см озынлыктагы үсемлекләр. Сабагы туры, каты төкле. Яфраклары чиратлашкан, кырыйлары шома яки тешле читле. Чәчәкләре тонык зәңгәр, аксыл шәмәхә, алсу төстә, кәрзиннәрдә, чуксыман яки себеркәчсыман чәчәк төркеменә җыелган; кырыйдагы чәчәкләре – телсыман, уртадагылары – көпшәсыман. Җимеше – орлыкча. Июнь-августта чәчәк аталар. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчиләр.

Халык медицинасында Канада вакбашының сабак һәм чәчәк төнәтмәсе сидек куыгы ялкынсынганда, үпкәгә, ашказаны-эчәккә кан сауганда файдаланыла.

Баллы үсемлекләр.

Зәһәр вакбаш