Евразиянең уртача поясында үсә. Татарстан территориясендә бөтен җирдә таралган.

Тамырлары җир өстенә якын, ябалдашының проекциясе чигеннән шактый еракка җәелгән. Кәүсәсе цилиндрсыман, 30 м га кадәр биеклектә. Яшь агачларның кабыгы шома, яшькелт-соры, карт агачларның төбенә таба (кәүсәнең төбе) кара-соры, тирән яргаланган. Ябалдашы түгәрәк яки озынча түгәрәк формада. Яфраклары соры-яшел, түгәрәк, кырыйлары тупыйк очлы эре тешчекле. Сабы озын, уртасында яссыланган, шунлыктан аз гына җил булганда да яфраклары шаулый. Ике өйле үсемлек. Ата алкаларның озынлыгы 7-10 см, кара-кызыл серкәлекле, ана алкалар – кыскарак һәм нәзегрәк, яшькелт төстә. Бик иртә, яфрак ярганчы чәчәк аталар. Җимеше – тартмачык. Орлыктан, тамыр үрентеләреннән, өзелеп төшкән яшь ботаклардан (көзен) үрчи. Усак – яктылык яратучы, тиз үсүче, әмма озак яшәмәүче агач. Усак йөрәксыман (авыру тудыручы – ялган усак агач гөмбәсе) һәм төп (баллы гөмбә) черек авыруларына бирешүчән.

Бушаган урман мәйданнарында беренче булып (каен белән беррәттән) үсеп чыгалар (шушы үзлеге өчен аны урманлану пионеры дип йөртәләр).

Ылыслы һәм киң яфраклы урман кисенделәре урынында вак яфраклы урманнар формалаштыра. ТРда урман барлыкка китерүче төп токымнарның берсе.

Усак урманнары якынча 239,5 мең га билиләр, бу урман белән капланган мәйданның 21% ын тәшкил итә; утыртмаларның аеруча зур мәйданнары һәм запасы Кама аръягында (Аксубай, Әлки, Биләр, Кәләй, Нурлат урман хуҗалыклары) тупланган.

Усакның үзагачы ак, үзәге юк, йомшак, җиңел ярыла һәм киселә, кипкәч бик катылана. Шырпы һәм целлюлоза-кәгазь сәнгатендә, төзелеш һәм вак-төяк әйберләр ясау өчен материал буларак файдаланыла.

Халык медицинасында кайры һәм бөреләре төнәтмәсе температура төшерү чарасы, шулай ук подагра, дизентерия вактында кулланыла.

Усак күп кенә урман хайваннары (куян, кондыз, поши һщм башкалар) өчен азык булып тора.