30 дан артык төре билгеле, Евразия һәм Төньяк Африкада таралганнар.

ТР территориясендә бер төре – эре чәчәкле уймак чәчәк (D. grandiflora), Идел алдында һәм Көнбатыш Кама аръягында очрый. Киң яфраклы һәм нарат урманнары буенда һәм кисенделәрендә, куаклар арасында, болыннарда үсә.

60-120 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамыр системасы кыска, чук. Сабагы туры, йомшак бөдрә төкчәле. Яфракларының өске ягы кара яшел, асты аксыл, тамыр янындагылар яфрак таралгысына җыйналган, сабактагылар чиратлашкан, озынча ланцетсыман, очланган, кыска саплы. Чәчәкләре эре, иенке, бер яклы озын чукта. Таҗы сары, эчтә коңгырт сеңерчәле, кыңгыраусыман, уймак кебек (исеме шуннан). Җимеше – йомыркасыман, ике оялы күп орлыклы тартмачык. Июнь-июльдә чәчәк ата, июль-августта җимешләре өлгерә. Орлыктан үрчи.

Яфракларында гликозид, сапонин, флавоноид, органик кислоталар бар.

Халык медицинасында төнәтмәсе йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары вакытында һәм бәвел кудыру чарасы буларак кулланыла.

Декоратив үсемлек.

Агулы.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).