160 тан артык (кайбер мәгълүматлар буенча 250 гә кадәр) төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача һәм салкын поясларында һәм Көньяк Америка тауларында таралганнар.

Татарстан территориясендә 4 төре бар.

Чабыр яфраклы тургай тарысы (A. serpyllifolia) бар, ара-тирә барлык районнарда, еш кына Кама елгасыннан көньяктарак очрый. Нарат урманнарында, коры тау битләрендә, карбонатлы ачылмаларда, кырларда, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларында чүп үләне буларак үсә.

5-15 см биеклектәге берьеллык үсемлек. Сабагы туры, тармаклы, кыска төкчәле. Яфраклары вак, утырма, йомыркасыман. Чәчәкләре вак, ак төстә, ботак очында, тармаклы чатыр чәчәк төркемендә. Җимеше – ике капкачлы, җиңел ачылучан тартмачык. Июнь-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре июль-сентябрь ахырында өлгерә. Орлыктан үрчи.

Декоратив үсемлек.